Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда биш вакцинация мобиль пункты ябыла

Казанда биш вакцинация мобиль пункты ябыла

https://tnv.ru

17 Декабрь 2021, 12:23

1777

0

Казанда биш вакцинация мобиль пункты ябыла
Казанда иртәгәдән биш мобиль вакцинация пункты ябыла, ә тәүлек буе эшли торган пунктларның берсе көндезге эш режимына күчә, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Шулай итеп, «Мегастрой» гипермаркетында урнашкан (2 нче Азино урамы, 7б, Җиңү проспекты, 101) ике мобиль пунктлар кабул итүдән туктаячак. Бүген алар 20:00 сәгатькә кадәр эшли. Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында казанлылар 19:00 сәгатькә кадәр прививка ясатырга өлгерә ала, иртәгәдән ул ябыла. Элеккеге аквапарк бинасындагы (Гафури урамы, 46) һәм «Сбербанк» офисындагы (Альберт Камалиев проспекты, 26/12) вакцинация пунктлары шулай ук соңгы көн эшли. Аларда 17:00 сәгатькә кадәр кабул итәләр.

Шулай ук бүген 20:00 сәгатьтән «Мега» сәүдә үзәгендә эшли торган вакцинация пункты (Җиңү Проспекты, 141) яңа эш режимына күчә. Ул тәүлек буе эшләүдән туктый, пациентлар көн саен 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр килә алачак, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Вакцинациянең калган пунктларының эш режимы элеккечә кала, аларның графигы белән kzn.ru порталында танышырга мөмкин.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров