Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирус тагын 5 кешенең гомерен өзгән

Татарстанда коронавирус тагын 5 кешенең гомерен өзгән

https://tnv.ru

20 Декабрь 2021, 10:04

2047

0

Татарстанда коронавирус тагын 5 кешенең гомерен өзгән
Узган тәүлектә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус белән бәйле тагын 5 үлемне билгеләп үтте. Шулай итеп, COVID-19 вирусыннан пандемия башланганнан бирле республикада 1377 кеше үлгән.

Корбаннар арасында 59, 72 һәм 81 яшьлек өч хатын-кыз, шулай ук 82 һәм 86 яшьлек ике ир-ат бар.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, татарстанлыларның үлеменең сәбәпләре патологоанатомик экспертиза барышында билгеләнгән.

Исегезгә төшерәбез, кичә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус йоктыруның 94 очрагын теркәде. 26 авыру хастаханәдә дәваланачак.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров