Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 97гә төште

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 97гә төште

https://tnv.ru

21 Декабрь 2021, 12:40

909

0

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 97гә төште
Татарстанда коронавирус белән авыруның 97 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

97 кешенең утыз алтысын ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, калганнары үз йортларында дәваланачаклар.

Иң күп зарарлану очраклары Казанга, Яр Чаллыга һәм Әлмәткә туры килә. Биредә 45, 11 һәм 8 кеше авырый.

Тукай районында 5 авыру очрагы теркәлгән. Зәй һәм Түбән Кама районнарында 4әр кешегә, ә Яшел Үзән районында 3 кеше, Азнакай, Лаеш һәм Саба районнарында 2шәр кешегә «коронавирус» диагнозын куйдылар.

Аксубай, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Кайбыч, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Норлат, Питрәч һәм Сарман районнарында берәр очрак теркәлгән.

Соңгы тәүлектә коронавирустан 7 үлем очрагы теркәлгән.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров