Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирустан дүрт хатын-кыз һәм бер ир-ат вафат

Татарстанда коронавирустан дүрт хатын-кыз һәм бер ир-ат вафат

https://tnv.ru

22 Декабрь 2021, 10:22

442

0

Татарстанда коронавирустан дүрт хатын-кыз һәм бер ир-ат вафат
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган тәүлектә республикада коронавирустан тагын биш үлем очрагы теркәлгән. Татарстанда COVID-19 вирусы корбаннарының гомуми саны 1389 га җиткән.

Коронавирусның яңа корбаннары арасында 65тән 80 яшькә кадәрге дүрт хатын-кыз, шулай ук 63 яшьлек ир-ат та бар.

Сәламәтлек саклау министрлыгында татарстанлыларның үлеменең сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә расланган.

Исегезгә төшерәбез, узган тәүлектә COVID-19 вирусы белән зарарлану очраклары 97 тәшкил итте.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров