Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 1400дән артып киткән

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 1400дән артып киткән

https://tnv.ru

24 Декабрь 2021, 09:56

Кичә Татарстанда коронавирус белән йогышлауның 99 очрагы теркәлгән.

Узган тәүлек эчендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирустан тагын алты үлем очрагын билгеләп үтте. Пандемия башланганнан бирле республикада COVID-19 вирусыннан барлыгы 1401 үлем теркәлгән.

Коронавирусның яңа корбаннары арасында 60 яшьлек ир-ат һәм 60тан 82 яшькә кадәр биш хатын-кыз бар.

Ведомствода, татарстанлыларның үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән, дип ассызыкладылар.

Кичә Татарстанда коронавирус белән йогышлауның 99 очрагы теркәлгән.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар