Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 80гә кадәр кимегән

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 80гә кадәр кимегән

https://tnv.ru

29 Декабрь 2021, 15:02

2137

0

80 кешенең егерме җидесен ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, калганнары үз йортларында дәваланачаклар.

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 80гә кадәр кимегән
Татарстанда коронавирус белән авыруның 80 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

80 кешенең егерме җидесен ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, калганнары үз йортларында дәваланачаклар.

Иң күп зарарлану очраклары Казанга һәм Яр Чаллыга туры килә. Биредә 40 һәм 18 кеше авырый.

Түбән Кама районында - 10, Актаныш, Спас һәм Тукай районнарында 2шәр кешегә «коронавирус» диагнозын куйдылар.

Моннан тыш, табиблар Буа, Алабуга, Зәй, Нурлат, Сарман һәм Тәтеш районнарында берәр кешедә «ковид» диагнозын раслаганнар.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда узган тәүлектә коронавирустан 5 кеше вафат булган

Фото: pixabay.com

Комментарии 0

Аватар