Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 99 кеше коронавирус белән зарарланган

Татарстанда 99 кеше коронавирус белән зарарланган

https://tnv.ru

10 Январь 2022, 13:43

1607

0

Татарстанда 99 кеше коронавирус белән зарарланган
Татарстанда коронавирус белән авыруның 99 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

97 кешенең утыз сигезен ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, калганнары үз йортларында дәваланачаклар.

Иң күп зарарлану очраклары Казанга Яр Чаллыга һәм Теләчегә туры килә. Биредә 61, 5 һәм 5 кеше авырый.

Бөгелмә, Яшел Үзән һәм Лаеш районында - 4, Лениногорск һәм Норлатта 3әр, Республиканың Азнакай һәм Арча районнарында коронавирусны 2шәр кешедә ачыклаганнар. Татарстанның Алексеевск, Буа, Алабуга, Кама Тамагы, Түбән Кама һәм Саба районнарында берәр кеше авырый башлаган.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда узган тәүлектә коронавирустан 6 кеше вафат булган

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров