Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән йогышлануның 103 очрагы расланган

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән йогышлануның 103 очрагы расланган

https://tnv.ru

11 Январь 2022, 15:03

2285

0

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән йогышлануның 103 очрагы расланган
Татарстанда коронавирус белән авыруның 103 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

103 кешенең утыз икесен ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, калганнары үз йортларында дәваланачаклар.

Иң күп зарарлану очраклары Казанга һәм Яр Чаллыга туры килә. Биредә 71 һәм 12 кеше авырый.

Лаеш районында - 5, Норлатта 3,  Биектау һәм Түбән Кама районнарында коронавирусны 2шәр кешедә ачыклаганнар. Татарстанның Арча, Югары Ослан, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Мөслим һәм Питрәч районнарында берәр кеше авырый башлаган.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда узган тәүлектә коронавирустан 5 кеше вафат булган

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров