Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанлы бер юлы коронавирус һәм грипп белән авырый башлаган

Татарстанлы бер юлы коронавирус һәм грипп белән авырый башлаган

https://tnv.ru

14 Январь 2022, 10:04

2305

0

Хәзерге вакытта ул РКБда дәвалана.

Татарстанлы бер юлы коронавирус һәм грипп белән авырый башлаган
22 яшьлек татарстанлы бер үк вакытта коронавирус һәм грипп белән авырый башлаган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Егет зарарлану симптомнарына вакытында игътибар иткән. Шуңа күрә авыру зурга китмәгән. Хәзерге вакытта ул Республика клиник хастаханәсендә дәвалана.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Халит Хәертынов сүзләренә караганда, авыруның температурасын төшергәннәр. Хәзер аның хәле уртача авырлыктагы дип бәяләнә.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров