https://tnv.ru
14 Январь 2022, 14:39
1185
0
114 кешенең утыз алтысын ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, калганнары үз йортларында дәваланачаклар.

Татарстанда коронавирус белән авыруның 114 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
114 кешенең утыз алтысын ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, калганнары үз йортларында дәваланачаклар.
Иң күп зарарлану очраклары Казанга һәм Яр Чаллыга туры килә. Биредә 73 һәм 13 кеше авырый.
Россия Премьер-министры Михаил Мишустин белдергәнчә, Татарстан ел башыннан коронавирус белән авыручылар саны арта башлау буенча Россиянең өч төбәге арасына керде.
Мишустин сүзләренә караганда, күпчелек төбәкләрдә COVID-19 вирусы белән авыручылар санының кимүе күзәтелә. Әмма соңгы атнада Татарстанда зарарлану очраклары 6 процентка арткан.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда узган тәүлектә коронавирустан 6 кеше вафат булган
Фото: pixabay.com

Бүлешергә
Комментарии 0