Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 113кә арткан

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 113кә арткан

https://tnv.ru

17 Январь 2022, 13:50

834

0

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 113кә арткан
Татарстанда коронавирус белән авыруның 113 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

113 кешенең егерме җидесен ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, калганнары үз йортларында дәваланачаклар.

Иң күп зарарлану очраклары Казанга, Яр Чаллыга  һәм Алабугага туры килә. Биредә 65, 13  һәм 6 кеше авырый.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин белдергәнчә, Татарстан ел башыннан коронавирус белән авыручылар саны арта башлау буенча Россиянең өч төбәге арасына керде.

Мишустин сүзләренә караганда, күпчелек төбәкләрдә COVID-19 вирусы белән авыручылар санының кимүе күзәтелә. Әмма соңгы атнада Татарстанда зарарлану очраклары 6 процентка арткан.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда узган тәүлектә коронавирустан 5 кеше вафат булган

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров