Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирустан вафат булучылар саны 1531гә җиткән

Татарстанда коронавирустан вафат булучылар саны 1531гә җиткән

https://tnv.ru

19 Январь 2022, 10:15

1562

0

Татарстанда коронавирустан вафат булучылар саны 1531гә җиткән
Узган тәүлектә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус нәтиҗәләре белән бәйле биш үлем очрагын теркәгән. Татарстанда COVID-19 вирусы корбаннарының рәсми саны 1531кә кадәр арткан.

Вафат булучылар арасында 75 һәм 89 яшьлек ике ир-ат, шулай ук 72, 86 һәм 95 яшьлек өч хатын-кыз бар. Ведомствода билгеләп үткәнчә, татарстанлыларның үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза барышында расланган.

Исегезгә төшерәбез, кичә Татарстанда COVID-19 вирусының омикрон-штаммы йоктыруның 11 очрагы расланган иде. Аларның дүрт очрагы Татарстанга Россиянең башка төбәкләреннән, тагын бишесе чит илләрдән кертелгән, икесе - җирле.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров