Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанга балалар өчен коронавируска каршы вакцинаның беренче партиясе кайткан

Татарстанга балалар өчен коронавируска каршы вакцинаның беренче партиясе кайткан

https://tnv.ru

24 Январь 2022, 13:34

1863

0

Татарстанга балалар өчен коронавируска каршы вакцинаның беренче партиясе кайткан
12-17 яшьлек балалар өчен коронавируска каршы вакцинаның беренче партиясе Татарстанга кайтарылган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Спутник-М" ның беренче траншын 2880 доза тәшкил итә. Республикада барлыгы 200 000 тирәсе яшүсмер вакцинацияләнергә тиеш, бу әлеге яшь категориясендә Татарстан халкының гомуми санының 80 процентын тәшкил итә, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

Исегезгә төшерәбез, балаларны коронавируска каршы вакцинацияләү бары тик ирекле нигездә генә булачак. Хәзер мәктәпләрдә ата-аналарның мондый вакцинациягә ризалыгы җыялар. Ризалык алганнан соң, балаларга медицина пунктларында, колледжларда һәм балалар сырхауханәләрендә прививка ясый башлаячаклар.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров