Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирустан бер ир-ат һәм дүрт хатын-кыз вафат

Татарстанда коронавирустан бер ир-ат һәм дүрт хатын-кыз вафат

https://tnv.ru

25 Январь 2022, 09:53

3522

0

Татарстанда коронавирустан бер ир-ат һәм дүрт хатын-кыз вафат
Узган тәүлектә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирустан биш үлем очрагын теркәгән. Шулай итеп, ТРда COVID-19 вирусы корбаннарының рәсми саны 1561 җиткән.

Вафат булучылар арасында 68 яшьлек ир-ат һәм 65, 76, 79 һәм 82 яшьлек дүрт хатын-кыз бар.

Ведомствода билгеләп үткәнчә, татарстанлыларның үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза барышында расланган.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус вирусы белән зарарлану очракларының кискен артуын теркәүне дәвам итә. Узган тәүлектә республикада 297 инфекцияле кеше ачыкланган.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров