https://tnv.ru
25 Январь 2022, 14:32
1099
0
Татарстанда көннән-көн коронавирус белән авыручылар саны арта. Кичә генә 297 кеше авырый башлады һәм яңа рекорд куелды дип язган идек. Бүген исә бу сан кабат яңартылды - 348 яңа очрак. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
348 кешенең кырык сигезен ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, калганнары үз йортларында дәваланачаклар.
Иң күп зарарлану очраклары Казанга, Яр Чаллыга һәм Яшел Үзәнгә туры килә. Биредә 204, 45 һәм 13 кеше авырый.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанга 12-17 яшьлекләр өчен коронавируска каршы вакцина кайтарылды.
Фото: pixabay.com

Бүлешергә
Комментарии 0