https://tnv.ru
27 Январь 2022, 16:33
2456
0
Татарстанда көннән-көн коронавирус белән авыручылар саны арта. Кичә генә 367 кеше авырый башлады һәм яңа рекорд куелды дип язган идек. Бүген исә бу сан кабат яңартылды - 378 яңа очрак. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
378 кешенең иллесен ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, калганнары үз йортларында дәваланачаклар.
Иң күп зарарлану очраклары Казанга, Яр Чаллыга һәм Чистайга туры килә. Биредә 213, 40 һәм 34 кеше авырый.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанга 12-17 яшьлекләр өчен коронавируска каршы вакцина кайтарылды.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0