Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирустан 2 ир-ат һәм 4 хатын-кыз вафат

Татарстанда коронавирустан 2 ир-ат һәм 4 хатын-кыз вафат

https://tnv.ru

28 Январь 2022, 09:51

2925

0

Татарстанда коронавирустан 2 ир-ат һәм 4 хатын-кыз вафат
Узган тәүлектә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирустан тагын алты үлемне теркәгән. Шулай итеп, республикада COVID-19 вирусы корбаннарының гомуми саны 1576 җиткән.

Үлүчеләр арасында 62 һәм 74 яшьлек ике ир-ат, шулай ук 49, 62, 70 һәм 80 яшьлек дүрт хатын-кыз бар.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, татарстанлыларның үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза барышында расланган.

Искәртеп узабыз, алдагы көнне ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Яңа антирекордны теркәгән иде — республикада COVID-19 вирусы белән тәүлек эчендә зарарланчылар саны 378гә җиткән.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров