Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирустан вафат булучылар саны 1582гә җитте

Татарстанда коронавирустан вафат булучылар саны 1582гә җитте

https://tnv.ru

31 Январь 2022, 11:25

6108

0

Татарстанда коронавирустан вафат булучылар саны 1582гә җитте
Татарстанда COVID-19 вирусы корбаннарының рәсми саны 1582гә җитте. ТР сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус белән бәйле тагын алты үлем очрагын теркәгән.

Үлүчеләр арасында 67, 70, 80 һәм 81 яшьлек дүрт ир-ат һәм 83 яшьлек ике хатын-кыз бар.

Ведомствода билгеләп үткәнчә, татарстанлыларның үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза барышында расланган.

Искәртеп узабыз, кичә Татарстанда 631 коронавирус белән зарарлану очрагы теркәлгән иде.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров