https://tnv.ru
04 Февраль 2022, 10:23
1570
0

Узган тәүлектә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы COVID-19 вирусыннан 6 үлем очрагын теркәгән. Вафат булучылар арасында 42 яшьлек ир-ат бар.
Яшь ир-аттан тыш, ковидның яңа корбаннары арасында 65, 71 һәм 72 яшьлек өч хатын-кыз, шулай ук 61 һәм 94 яшьлек ике ир-ат та бар. Шулай итеп, Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 1605 гә җиткән.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны арта бара. Узган тәүлек эчендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы COVID-19 вирусы белән 912 зарарлану очрагын теркәгән, бу пандемия башланганнан бирле максимум булып тора.
Фото: pixabay.com

Бүлешергә
Комментарии 0