Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирус белән 1305 кеше авырый башлаган

Татарстанда коронавирус белән 1305 кеше авырый башлаган

https://tnv.ru

07 Февраль 2022, 14:50

3143

0

Татарстанда коронавирус белән 1305 кеше авырый башлаган
Татарстанда көннән-көн коронавирус белән авыручылар саны арта. Соңгы тәүлектә исә бу сан кабат яңартылды - 1305 яңа очрак. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

1305 кешенең туксан алтысын ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, калганнары үз йортларында дәваланачаклар.

Иң күп зарарлану очраклары Казанга, Яр Чаллыга һәм Түбән Камага туры килә. Биредә 657, 278 һәм 78 кеше авырый.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанга 12-17 яшьлекләр өчен коронавируска каршы вакцина кайтарылды.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров