Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус белән 1241 кеше авырый башлаган

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус белән 1241 кеше авырый башлаган

https://tnv.ru

08 Февраль 2022, 13:40

2254

0

1241 кешенең ике йөз утызын ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, калганнары үз йортларында дәваланачаклар.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус белән 1241 кеше авырый башлаган
Татарстанда  коронавирус белән авыручылар саны кими башласа да, барыбер шактый. Соңгы тәүлектә исә 1241 яңа очрак теркәлгән. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

1241 кешенең ике йөз утызын ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, калганнары үз йортларында дәваланачаклар.

Иң күп зарарлану очраклары Казанга, Яр Чаллыга һәм Зәйгә туры килә. Биредә 630, 187 һәм 82 кеше авырый.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанга 12-17 яшьлекләр өчен коронавируска каршы вакцина кайтарылды.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров