Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше вафат булган

Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше вафат булган

https://tnv.ru

10 Февраль 2022, 15:19

1663

0

Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше вафат булган
Татарстанда коронавирус корбаннарының рәсми саны 1640 җитте. Узган тәүлектә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы COVID-19 вирусы нәтиҗәләре белән бәйле тагын 2 үлем очрагын теркәгән.

Алар 84 яшьлек ир-ат һәм 83 яшьлек хатын-кыз.

Ведомствода билгеләп үткәнчә, татарстанлыларның үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза барышында расланган.

Соңгы тәүлектә генә Татарстанда коронавирус белән 1725 яңа авыру очрагы теркәлгән.

Фото: pixabay.com

Комментарии 0

Аватар