Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирустан 1688 кеше үлгән

Татарстанда коронавирустан 1688 кеше үлгән

https://tnv.ru

21 Февраль 2022, 10:35

2501

0

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 1688гә җиткән. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы тагын биш кеше үлеме турында хәбәр итте.

Вафат булучылар арасында 49, 52 һәм 89 яшьлек өч ир-ат, шулай ук 73 һәм 83 яшьлек ике хатын-кыз бар.

Ведомствода билгеләп үткәнчә, татарстанлыларның үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза барышында расланган.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар