Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда COVID-19 вирусыннан тагын дүрт хатын-кыз үлгән

Татарстанда COVID-19 вирусыннан тагын дүрт хатын-кыз үлгән

https://tnv.ru

09 Март 2022, 17:29

3845

0

Татарстанда COVID-19 вирусыннан тагын дүрт хатын-кыз үлгән
Узган тәүлектә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирустан тагын дүрт үлем очрагы теркәгән. Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле COVID-19 вирусы корбаннарының гомуми саны 1 766га җиткән.

Һәлак булучыларга 53, 69, 73 һәм 80 яшь булган. Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, аларның үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада соңгы тәүлектә COVID-19 вирусы белән йогышланучылар саны 733кә кадәр кимегән. Кичә ТРда 804 авыру очрагы теркәлгән иде.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров