Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирустан тагын биш үлем теркәлгән

Татарстанда коронавирустан тагын биш үлем теркәлгән

https://tnv.ru

14 Март 2022, 13:14

553

0

Татарстанда коронавирустан тагын биш үлем теркәлгән
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте коронавирус нәтиҗәләре белән бәйле биш яңа үлем очрагы турында хәбәр итте. Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле COVID-19 вирусыннан Татарстанда яшәүче 1 786 кеше үлгән.

Яңа корбаннар арасында 1941, 1943, 1956 елларда туган өч ир-ат, шулай ук 1937 һәм 1938 елларда туган ике хатын-кыз бар.

Ведомствода билгеләп үткәнчә, татарстанлыларның үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә расланган.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров