Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 1 791гә җиткән

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 1 791гә җиткән

https://tnv.ru

15 Март 2022, 11:18

618

0

Татарстанлыларның үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза барышында расланган.

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 1 791гә җиткән
Татарстанда COVID вирусы корбаннарының гомуми саны 1 791гә җиткән. Узган тәүлектә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тагын 5 үлем очрагын теркәгән.

Ковидның яңа корбаннары арасында 1942 һәм 1952 елларда туган ике ир-ат һәм 1931, 1952, 1962 елларда туган өч хатын-кыз бар.

Ведомствода билгеләп үткәнчә, татарстанлыларның үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза барышында расланган.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда аерым категория гражданнар өчен коронавируска каршы мәҗбүри вакцинация гамәлдән чыгарылды.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров