Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда тәүлек эчендә 574 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда тәүлек эчендә 574 кеше коронавирус йоктырган

https://tnv.ru

15 Март 2022, 13:33

78

0

58 авыруны хастаханәгә салганнар, калганнары үз йортларында дәваланачаклар.

Татарстанда тәүлек эчендә 574 кеше коронавирус йоктырган
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстанда тәүлек эчендә COVID-19 вирусы белән зарарлану очракларының саны 574кә кадәр кимегән. 58 авыруны хастаханәгә салганнар, калганнары үз йортларында дәваланачаклар.

Кичә республикада коронавирус белән йогышланган 592 очрак теркәлгән иде. Хастаханәгә дәвалануга 57 кешене салганнар.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда аерым категория гражданнар өчен коронавируска каршы мәҗбүри вакцинация гамәлдән чыгарылды.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров