https://tnv.ru
16 Март 2022, 11:12
769
0
Татарстанда узган тәүлектә COVID-19 вирусыннан республиканың тагын дүрт кешесе үлгән. Шулай итеп, пандемия башыннан бирле коронавирустан үлүчеләр саны 1 795кә җиткән.
Корбаннар арасында 84 яшьлек ир-ат, шулай ук 73, 85 һәм 87 яшьлек өч хатын-кыз бар.
Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, аларның үлеменең сәбәпләре патологоанатомик экспертиза барышында расланган.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда аерым категория гражданнар өчен коронавируска каршы мәҗбүри вакцинация гамәлдән чыгарыла.
Фото: pixabay.com

Бүлешергә
Комментарии 0