Онлайн трансляция

Свернуть

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы COVID-19 вирусына каршы яңа вакцина теркәде

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы COVID-19 вирусына каршы яңа вакцина теркәде

https://tnv.ru

22 Март 2022, 14:57

3207

0

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы COVID-19 вирусына каршы яңа вакцина теркәде
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Федераль медик-биология агентлыгы белгечләре тарафыннан эшләнгән «Канвасэл» исемле коронавирус инфекциясенә каршы яңа вакцинаны теркәде.

ФМБА башлыгы Вероника Скворцова сүзләренә караганда, яңа препарат аллергия тудырмый. Вакцинаны 18 яшьтән өлкәнрәкләр куллана ала, ул 21 көнлек интервал белән ике тапкыр кадатыла.

Россиядә коронавируска каршы 5 вакцина теркәлгән — «Спутник V», «Спутник Лайт», «ЭпиВакКорона», «КовиВак» һәм «ЭпиВакКорона-Н».

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров