Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирустан үлүчеләрнең рәсми саны 1 828гә җитте

Татарстанда коронавирустан үлүчеләрнең рәсми саны 1 828гә җитте

https://tnv.ru

24 Март 2022, 10:30

1051

0

Татарстанда коронавирустан үлүчеләрнең рәсми саны 1 828гә җитте
Татарстанда пандемия башланганнан бирле коронавирус корбаннарының рәсми саны 1 828гә җитте. Узган тәүлек эчендә республика Сәламәтлек саклау министрлыгы тагын дүрт үлем очрагын теркәгән.

Мәрхүмнәр арасында 1929, 1931, 1939 һәм 1949 елларда туган дүрт хатын-кыз бар.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, Татарстанлыларның үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза барышында расланган.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны кими бара. Узган тәүлектә республикада 299 зарарлану очрагы теркәлгән.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров