Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда тәүлек эчендә 287 коронавирус белән зарарлану очрагы ачыкланган

Татарстанда тәүлек эчендә 287 коронавирус белән зарарлану очрагы ачыкланган

https://tnv.ru

24 Март 2022, 14:10

1373

0

Татарстанда тәүлек эчендә 287 коронавирус белән зарарлану очрагы ачыкланган
Татарстанда коронавирус белән авыручылар көннән-көн кими бара. Аерым алганда, узган тәүлектә Татарстанда 287 йоктыру очрагы теркәлгән. Авыручылар арасыннан 43 кеше хастаханәгә озатыла, калганнары үз йортларында дәваланачак. Коронавирусны йоктыручылар арасында 47 бала да бар.

Исегезгә төшерәбез, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Федераль медик-биология агентлыгы белгечләре тарафыннан эшләнгән «Канвасэл» исемле коронавирус инфекциясенә каршы яңа вакцинаны теркәде.

ФМБА башлыгы Вероника Скворцова сүзләренә караганда, яңа препарат аллергия тудырмый. Вакцинаны 18 яшьтән өлкәнрәкләр куллана ала, ул 21 көнлек интервал белән ике тапкыр кадатыла.

Россиядә коронавируска каршы 5 вакцина теркәлгән — «Спутник V», «Спутник Лайт», «ЭпиВакКорона», «КовиВак» һәм «ЭпиВакКорона-Н».

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров