https://tnv.ru
04 Апрель 2022, 14:26
848
0

Узган тәүлек эчендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы 263 коронавирус белән йогышланган очракны теркәгән. 78 кеше дәвалануны хастаханәдә узачак, калганнары үз йортларында дәваланачак.
2022 елның 3 апреленә Татарстанда коронавирус корбаннарының рәсми саны 1 881 тәшкил итә. Тәүлек эчендә республика Сәламәтлек саклау министрлыгы тагын дүрт үлем очрагын теркәгән.
COVID-19 вирусының яңа корбаннары арасында 1940 елда туган хатын-кыз, шулай ук 1959, 1956, 1940 елларда туган өч ир-ат бар.
Ведомствода билгеләп үткәнчә, татарстанлыларның үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза барышында расланган.
Фото: ТНВ
Кызыклы һәм актуаль яңалыклар белән танышып бару өчен безнең социаль челтәрләргә язылыгыз: Вконтакте, Телеграм, RuTube һ.б.

Бүлешергә
Комментарии 0