Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирустан 1890 кеше үлгән

Татарстанда коронавирустан 1890 кеше үлгән

https://tnv.ru

06 Апрель 2022, 11:52

916

0

Татарстанда коронавирустан 1890 кеше үлгән
Татарстанда пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе корбаннарының рәсми саны 1 890га җитте. Тәүлек эчендә республика Сәламәтлек саклау министрлыгы биш үлем очрагын теркәгән.

Ковидның яңа корбаннары арасында 1931, 1940 һәм 1946 елларда туган өч хатын-кыз, шулай ук 1939 һәм 1940 елларда туган ике ир-ат бар.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, татарстанлыларның үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза барышында расланган.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров