Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирустан 1900 кеше үлгән

Татарстанда коронавирустан 1900 кеше үлгән

https://tnv.ru

08 Апрель 2022, 10:16

999

0

Татарстанда коронавирустан 1900 кеше үлгән
Татарстанда пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе корбаннарының рәсми саны 1 900гә җиткән. Узган тәүлектә республика Сәламәтлек саклау министрлыгы тагын дүрт үлем очрагын теркәгән.

COVID-19 вирусының яңа корбаннары арасында 1938 елда туган ир-ат, шулай ук 1938, 1940 һәм 1946 елларда туган өч хатын-кыз бар.

Сәламәтлек саклау министрлыгында билгеләп үткәнчә, татарстанлыларның үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза барышында расланган.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров