Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирустан 1920 кеше үлгән

Татарстанда коронавирустан 1920 кеше үлгән

https://tnv.ru

13 Апрель 2022, 10:27

2024

0

Татарстанда коронавирустан 1920 кеше үлгән
Татарстанда пандемия башланганнан бирле COVID-19 вирусыннан 1 920 кеше үлгән. Узган тәүлектә республика Сәламәтлек саклау министрлыгы тагын алты үлем очрагын теркәгән.

Коронавирусның яңа корбаннары арасында 1924 һәм 1937 елларда туган ике хатын-кыз, шулай ук 1934, 1942, 1948 һәм 1956 елларда туган дүрт ир-ат та бар.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, татарстанлыларның үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә расланган.

Исегезгә төшерәбез, кичә Татарстанда коронавирус йоктыруның 253 очрагы ачыкланды, шулар арасында 28 балигъ булмаган татарстанлы бар.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров