Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирустан 1942 кеше үлгән

Татарстанда коронавирустан 1942 кеше үлгән

https://tnv.ru

18 Апрель 2022, 09:58

1365

0

Татарстанда коронавирустан 1942 кеше үлгән
Татарстанда пандемия башланганнан бирле коронавирус корбаннарының саны 1 942гә җиткән. Тәүлек эчендә республика Сәламәтлек саклау министрлыгы дүрт үлем очрагын теркәгән.

COVID-19 вирусыннан үлүчеләр арасында 1922 һәм 1931 елларда туган ике хатын-кыз, шулай ук 1930 һәм 1932 елларда туган ике ир-ат бар.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, татарстанлыларның үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза барышында расланган.

Исегезгә төшерәбез, кичә Татарстанда коронавирус йоктыруның 247 очрагы теркәлгән.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров