Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 1958гә җитте

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 1958гә җитте

https://tnv.ru

22 Апрель 2022, 10:44

207

0

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 1958гә җитте
Пандемия башланганнан бирле Татарстанда коронавирус корбаннарының рәсми саны 1 958кә кадәр арткан. Тәүлек эчендә республика Сәламәтлек саклау министрлыгы тагын биш үлем очрагын билгеләп үтте.

Үлүчеләр арасында 1952 елда туган ир-ат, шулай ук 1935, 1953, 1932, 1943 елларда туган дүрт хатын-кыз бар.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, татарстанлыларның үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза барышында расланган.

Исегезгә төшерәбез, кичә Татарстанда COVID-19 вирусы белән зарарлануның 244 очрагы теркәлгән иде.

Фото: pixabay.com

Комментарии 0

Аватар