Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда битлек режимы туктатыла

Татарстанда битлек режимы туктатыла

https://tnv.ru

06 Июнь 2022, 11:26

1743

0

Бу Татарстанда коронавирус белән авыручылар санының кимүенә бәйле.

Татарстанда битлек режимы туктатыла
ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Татарстанда җәмәгать урыннарында битлекләрне мәҗбүри киюнең туктатылуын әйтте. Бу Татарстанда коронавирус белән авыручылар санының кимүенә бәйле.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, Татарстан Хөкүмәте карарына тиешле үзгәрешләр әзерләнә, - диде ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сүзләренә караганда, коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны 3,5% тан 0,08% ка кадәр кимегән. Пневмония белән авыручылар саны да кимегән. Шулай ук Марина Патяшина  ОРВИ һәм грипп белән авыручылар сезоны тәмамлануын билгеләп үтте. Соңгы 14 атна дәвамында авыруларның кимүе күзәтелә.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров