Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда тагын 574 кешедә коронавирус ачыкланган

Татарстанда тагын 574 кешедә коронавирус ачыкланган

https://tnv.ru

07 Сентябрь 2022, 13:52

1413

0

Татарстанда тагын 574 кешедә коронавирус ачыкланган
Узган тәүлектә Татарстанда 574 кеше коронавирус йоктырган. 93 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәвалана, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай ук узган тәүлектә 254 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 2003 кеше вафат булган. Узган тәүлектә үлем очраклары теркәлмәгән.

Искәртеп узабыз, август азагында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада ковидка каршы көрәш буенча оператив штаб эшен яңадан башларга кушты. Бу зарарлану очракларының артуы белән бәйле.

фото: pxhere.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров