Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 600дән артык кешедә коронавирус ачыкланган

Татарстанда 600дән артык кешедә коронавирус ачыкланган

https://tnv.ru

08 Сентябрь 2022, 13:20

387

0

Татарстанда 600дән артык кешедә коронавирус ачыкланган
Узган тәүлектә Татарстанда 630 кеше коронавирус йоктырган. 73 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәвалана, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай ук узган тәүлектә 282 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 2003 кеше вафат булган. Узган тәүлектә үлем очраклары теркәлмәгән.

Искәртеп узабыз, август азагында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада ковидка каршы көрәш буенча оператив штаб эшен яңадан башларга кушты. Бу зарарлану очракларының артуы белән бәйле.

фото: pxhere.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров