Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда тәүлек эчендә тагын 942 кешедә коронавирус ачыкланган

Татарстанда тәүлек эчендә тагын 942 кешедә коронавирус ачыкланган

https://tnv.ru

13 Сентябрь 2022, 16:02

371

0

Татарстанда тәүлек эчендә тагын 942 кешедә коронавирус ачыкланган
Узган тәүлектә Татарстанда 942 кеше коронавирус йоктырган. 106 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәвалана, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай ук узган тәүлектә 1236 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 2003 кеше вафат булган. Узган тәүлектә үлем очраклары теркәлмәгән.

Искәртеп узабыз, август азагында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада ковидка каршы көрәш буенча оператив штаб эшен яңадан башларга кушты. Бу зарарлану очракларының артуы белән бәйле.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров