Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирусны тагын 996 кеше йоктырган

Татарстанда коронавирусны тагын 996 кеше йоктырган

https://tnv.ru

15 Сентябрь 2022, 11:50

485

0

Татарстанда коронавирусны тагын 996 кеше йоктырган
Узган тәүлектә Татарстанда 996 кеше коронавирус йоктырган. 104 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәвалана, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай ук узган тәүлектә 1012 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 2003 кеше вафат булган. Узган тәүлектә үлем очраклары теркәлмәгән.

Искәртеп узабыз, август азагында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада ковидка каршы көрәш буенча оператив штаб эшен яңадан башларга кушты. Бу зарарлану очракларының артуы белән бәйле.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров