Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирус белән тагын 989 кеше авырый башлаган

Татарстанда коронавирус белән тагын 989 кеше авырый башлаган

https://tnv.ru

19 Сентябрь 2022, 11:37

384

0

Татарстанда коронавирус белән тагын 989 кеше авырый башлаган
Узган тәүлектә Татарстанда 989 кеше коронавирус йоктырган. 57 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәвалана, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай ук узган тәүлектә 647 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 2003 кеше вафат булган. Узган тәүлектә үлем очраклары теркәлмәгән.

Искәртеп узабыз, август азагында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада ковидка каршы көрәш буенча оператив штаб эшен яңадан башларга кушты. Бу зарарлану очракларының артуы белән бәйле.

Фото: ТНВ


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров