Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус 930 кешедә расланган

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус 930 кешедә расланган

https://tnv.ru

21 Сентябрь 2022, 11:26

530

0

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус 930 кешедә расланган
Узган тәүлектә Татарстанда 930 кеше коронавирус йоктырган. 114 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәвалана, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай ук узган тәүлектә 781 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 2004 кеше вафат булган. Узган тәүлектә үлем очраклары теркәлмәгән.

Искәртеп узабыз, август азагында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада ковидка каршы көрәш буенча оператив штаб эшен яңадан башларга кушты. Бу зарарлану очракларының артуы белән бәйле.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров