Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирус белән 641 кеше авырый башлаган

Татарстанда коронавирус белән 641 кеше авырый башлаган

https://tnv.ru

27 Сентябрь 2022, 14:24

649

0

Татарстанда коронавирус белән 641 кеше авырый башлаган
Узган тәүлектә Татарстанда 641 кеше коронавирус йоктырган. 76 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәвалана, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай ук узган тәүлектә 986 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 2004 кеше вафат булган. Узган тәүлектә үлем очраклары теркәлмәгән.

Элегрәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада коронавирус белән авыручылар саны кимүгә карамастан, сакланырга кирәк. Вакцинация эшләрен дәвам итәргә, шулай ук санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәргә кирәк.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров