Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда 635 кешедә коронавирус ачыкланган

Казанда 635 кешедә коронавирус ачыкланган

https://tnv.ru

29 Сентябрь 2022, 14:47

394

0

Казанда 635 кешедә коронавирус ачыкланган
Узган тәүлектә Татарстанда 635 кеше коронавирус йоктырган. 61 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәвалана, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай ук узган тәүлектә 1152 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 2004 кеше вафат булган. Узган тәүлектә үлем очраклары теркәлмәгән.

Элегрәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада коронавирус белән авыручылар саны кимүгә карамастан, сакланырга кирәк. Вакцинация эшләрен дәвам итәргә, шулай ук санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәргә кирәк.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар