Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда тагын 350 кешедә коронавирус ачыкланган

Татарстанда тагын 350 кешедә коронавирус ачыкланган

https://tnv.ru

04 Октябрь 2022, 11:27

142

0

Татарстанда тагын 350 кешедә коронавирус ачыкланган
Узган тәүлектә Татарстанда 350 кеше коронавирус йоктырган. 65 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәвалана, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай ук узган тәүлектә 676 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 2004 кеше вафат булган. Узган тәүлектә үлем очраклары теркәлмәгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада коронавирус белән авыручылар саны кимүгә карамастан, сакланырга кирәк. Вакцинацияне дәвам итәргә, шулай ук санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәргә кирәк.

Фото: ТНВ

Комментарии 0

Аватар