Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны кимү дәвам итә

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны кимү дәвам итә

https://tnv.ru

06 Октябрь 2022, 11:31

22

0

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны кимү дәвам итә
Узган тәүлектә Татарстанда 341 кеше коронавирус йоктырган. 61 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәвалана, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай ук узган тәүлектә 492 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 2004 кеше вафат булган. Узган тәүлектә үлем очраклары теркәлмәгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада коронавирус белән авыручылар саны кимүгә карамастан, сакланырга кирәк. Вакцинацияне дәвам итәргә, шулай ук санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәргә кирәк.

Фото: ТНВ

Комментарии 0

Аватар