Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 300дән кимеде

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 300дән кимеде

https://tnv.ru

11 Октябрь 2022, 13:34

48

0

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 300дән кимеде
Узган тәүлектә Татарстанда 295 кеше коронавирус йоктырган. 77 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәвалана, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай ук узган тәүлектә 127 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 2004 кеше вафат булган. Узган тәүлектә үлем очраклары теркәлмәгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада коронавирус белән авыручылар саны кимүгә карамастан, сакланырга кирәк. Вакцинацияне дәвам итәргә, шулай ук санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәргә кирәк.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров