Онлайн трансляция

Свернуть

Тәүлек эчендә Татарстанда 245 кешедә коронавирус ачыкланган

Тәүлек эчендә Татарстанда 245 кешедә коронавирус ачыкланган

https://tnv.ru

14 Октябрь 2022, 11:47

24

0

Тәүлек эчендә Татарстанда 245 кешедә коронавирус ачыкланган
Узган тәүлектә Татарстанда 245 кеше коронавирус йоктырган. 56 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәвалана, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай ук узган тәүлектә 587 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 2004 кеше вафат булган. Узган тәүлектә үлем очраклары теркәлмәгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада коронавирус белән авыручылар саны кимүгә карамастан, сакланырга кирәк. Вакцинацияне дәвам итәргә, шулай ук санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәргә кирәк.

Фото: ТНВ

Комментарии 0

Аватар